Дилбәр

Син яшәгән якка табан
Иссәләр назлы җилләр,
Җилләр белән сәламемне
Сиңа җибәрәм, Дилбәр.

Нәкъ үзең кебек елмаеп,
Таң балкып көлсә әгәр,
Таңгы нурлар белән сиңа
Сәлам җибәрәм, Дилбәр.

Кабул ит, кайчан килсә дә.
Минем сәламне, Дилбәр,
Сәламем сиңа йөрәкнен
Кайнар сөюен сөйләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (4 голоса)
« »