Мәгълифә

Су буйлары тирәктер,
Мәгълифә кыз зирәктер,
Йөзе нурлы, буе зифа,
Андый кызлар сирәктер.

Бакчасында түтәл-түтәл
Мәгълифәнең гөлләре.
Кашы кара, күзе кара,
Әмма әче телләре.

Кич бул дисә, сулар сибә
Мөгълифә түтәлләргә.
Күзем төшсә, күңелем төшми
Шул кыздан бүтәннәргә.

Бакчасында түтәл-түтәл
Мәгълифәнең гөлләре.
Кашы кара, күзе кара,
Әмма әче телләре.

Аргы яктан бирге якка
Камыштан басма салдым,
Мәгълифәне уйлый-уйлый,
Камыштан нечкә калдым.

Бакчасында түтәл-түтәл
Мәгълифәнең гөлләре.
Кашы кара, күзе кара,
Әмма әче телләре.

Гөлләреңә суларыңның
Сипмәче салкыннарын.
Суынды дип йөрәгемә,
Басмасмы ялкыннарын.

Бакчасында түтәл-түтәл
Мәгълифәнең гөлләре.
Кашы кара, күзе кара,
Әмма әче телләре.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »