Фәйрүзәкәй

Категория: көе сүзләре

Безнең кызлар эшкә бара,
Алсу таңнар атканда.
Җырлый-җырлый кайта алар,
Җәйге кояш батканда.

Бик уңган шул безнең кызлар гынаем.
Бик уңган шул Фәйрүзәкәй гынаем.

Фәйрүзәкәй көлтә бәйли,
Көлтәләре тезелә.
Биш кешенең эшләгәнен
Эшли икән үзе дә.

Бик уңган шул безнең кызлар гынаем.
Бик уңган шул Фәйрүзәкәй гынаем.

Фәйрүзәкәй безнең якта
Кызларның иң зирәге.
Эшләгәндә ярсып тибә
Аның дәртле йөрәге.

Бик уңган шул безнең кызлар гынаем.
Бик уңган шул Фәйрүзәкәй гынаем.

Фәйрүзәкәй яланнарда
Сокландыра эш белән.
Көмеш тавышлаары чыңлык,
Клубларда кич белән.

Бик уңган шул безнең кызлар гынаем.
Бик уңган шул Фәйрүзәкәй гынаем.

Фәйрүзәкәй мактаулы кыз
Безнең колхоз кырында.
Шуңа күрә җыр җырлыйбыз
Фәйрүзәкәй турында.

Бик уңган шул безнең кызлар гынаем.
Бик уңган шул Фәйрүзәкәй гынаем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.8 (5 голосов)
« »