Ялгыз картлык

Гомер үтә, шаулап гөрләп үтә,
Таралыша үскәч балалар.
Сиздермичә картлык килеп җитә,
Ялгыз кала ата-аналар.

Ялгыз картлык, кайда сез балалар,
Әллә йортка юлны тапмыйсыз.
Сезнең өчен картлар бик яналар,
Вакыт табып нигә кайтмыйсыз.

Ялгыз картлык, башта төрле уйлар,
Бу балалар ничек яши дип.
Балаларсыз үтә алтын туйлар,
Бар күршеләр ләкин аларче.

Ялгыз картлык, кайда сез балалар,
Әллә йортка юлны тапмыйсыз.
Сезнең өчен картлар бик яналар,
Вакыт табып нигә кайтмыйсыз.

Ялгыз картлык балаларны көтү,
Бу тормошта бигърәк авыр хәл.
Ялгыз картлык күз яшләрен сөртү,
Балаларың булып бигърәк жәл.

Ялгыз картлык, кайда сез балалар,
Әллә йортка юлны тапмыйсыз.
Сезнең өчен картлар бик яналар,
Вакыт табып нигә кайтмыйсыз.
Сезнең өчен картлар бик яналар,
Вакыт табып тизрәк кайтыгыз.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.3 (6 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »