Йәнчишмәм минең

Яшлеккә тиң кайнар хисләр,
Йолдызлы зәңгәр кичләр.
Кошлар кебек моңнар түгеп
Уенга чыга яшьләр.

Әй, йәнчишмәм, йәнчишмәм
Ятларга серем чишмәм.
Әй, йәнчишмәм, минең йәнчишмәм
Ятларга серем чишмәм.

Нур чәчә гөл, көлә гөл
Кем туйган гөлне сөеп?
Яшьләнә җир, яшәрә җир
Кышкы салкынны жиңеп.

Әй, йәнчишмәм, йәнчишмәм
Ятларга серем чишмәм.
Әй, йәнчишмәм, минең йәнчишмәм
Ятларга серем чишмәм.

Уйлар да ак, йөзләр дә шат,
Күңелгә илһам тулган.
Без, яз кебек, якты сибеп
Яшәргә җиргә туган.

Әй, йәнчишмәм, йәнчишмәм
Ятларга серем чишмәм.
Әй, йәнчишмәм, минең йәнчишмәм
Ятларга серем чишмәм.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
« »