Алсу гөлләр

Категория: көе сүзләре

Үстерәсең хәзер гөлләр син,
Таралашып беткәч балалар.
Алсу гөлләр язын, язын чәчәк атып,
Йөрәгеңдә урын алалар.

Алсу гөлләр чәчәк бәйләме
Шаулап үсә тәрәз төбендә.
Әнкәй, бәгърем, сине онытмый
Саклый балаң күңел түрендә.

Әнкәй безне берчак онытмый,
Каршы чыгып ала таңнарда.
«Газизләрем нигә, нигә кайтмый?» — диеп,
Елап ала күңеле тулганда.

Алсу гөлләр чәчәк бәйләме
Шаулап үсә тәрәз төбендә.
Әнкәй, бәгърем, сине онытмый
Саклый балаң күңел түрендә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар « »