Парлы гомерләр

Категория: көе сүзләре

Үтте еллар, үтте,
Акты сулар, акты,
Ямьле булды тормыш көннәре.
Безнең йөрәкләрдә, безнең күңелләрдә
Сулмадылар сөю гөлләре.

Парлы гомерләрне парлы итәрбез.
Парлы булсын гомер, көзләр җитсә дә.
Кызыл розалар сиңа бүләк итәм,
Ничә генә еллар үтсә дә.

Гомер үтә, диләр,
Сөю бетә, диләр,
Син ышанма, җаным, сүзләргә.
Гомер юлларында алтын яфраклардан
Без үтәрбез парлап көзләрдә.

Парлы гомерләрне парлы итәрбез.
Парлы булсын гомер, көзләр җитсә дә.
Кызыл розалар сиңа бүләк итәм,
Ничә генә еллар үтсә дә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.1 (7 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »