Мин сине һаман да яратам

Категория: көе һәм сүзләре

Көзләр җиткән, җәйләр киткән,
Кошлар җылы якка киткән
Ә мин һаман сине көтәм,
Чәчәкләрне бүләк итәм.

Синең зәңгәр күзләреңне,
Синең матур чәчләреңне
Онытма гына, мин сагынам,
Мин сине һаман да яратам.

Кояш кебек елмаясың,
Күбәләк сыман син очасың,
Чәчәк кебек матурымны
Оныта (а)лмыйм һаман шуны.

Синең зәңгәр күзләреңне,
Синең матур чәчләреңне
Онытма гына, мин сагынам,
Мин сине һаман да яратам.

Айлар бара, еллар уза,
Тормышыбыз алга бара.
Онытылмас еллар миңа
Икәүләшеп яратканда.

Синең зәңгәр күзләреңне,
Синең матур чәчләреңне
Онытма гына, мин сагынам,
Мин сине һаман да яратам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (14 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »