Авылым урамнары (икенче вариант)

Авылымның урамында
Калды сабый чакларым.
Шул сабый чак сукмакларын
Эзләсәм дә тапмадым.

Эх, шул сабый чакларымны
Бер кайтып күрсәм иде.
Авылымның урамнарын
Бер урап үтсәң иде.

Авылымның чишмәләре,
Җанга шифа сулары.
Челтер-челтер аккан судай
Үтә гомер юллары.

Эх, шул сабый чакларымны
Бер кайтып күрсәм иде.
Авылымның урамнарын
Бер урап үтсәң иде.

Туган яктан искән җилләр
Күңелемне җилкетә.
Юлга чыгам, авылкаем,
Син сагынып көт кенә.

Эх, шул сабый чакларымны
Бер кайтып күрсәм иде.
Авылымның урамнарын
Бер урап үтсәң иде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (5 голосов)
« »