Тальян гармун (өченче вариант)

Сакмар-суның буйларында
Яңгырый тальян моңнары;
Ил сакларга яуга китә
Уралтауның уллары.

Сакмар-суның буйлары да
Сулары, болыннары.
Йөрәкләргә ялкын сала
Гармуныңның моңнары.

Сакмар-суның буйларында
Яңгырый тальян моңнары;
Яуда йөреп, җиңеп кайттыр
Уралтауның уллары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар « »