Бәхетлемен

Син сорама: "Бәхетлеме?" — диеп,
Синең белән үткән гомерем.
Мөмкин булса, кабат яшәр идем
Син янымда булсаң һәр көнен.

Мең кат кабатлыймын:
"Бәхетлемен булуыңа синең, сөйгәнем.
Еллар узып, чәчәк чал ятса да,
Яшьлектәге кебек сөярмен".

Син сорама: "Үкәнмисеңме?" — диеп,
Сайлаганга сине яр итеп.
Ходай безне, шулай, яраткан бит
Аккошлардай безне пар итеп.

Мең кат кабатлыймын:
"Бәхетлемен булуыңа синең, сөйгәнем.
Еллар узып, чәчәк чал ятса да,
Яшьлектәге кебек сөярмен".

Син сорама: "Сөясеңме?" — диеп,
Сине сөеп үткән елларым.
Бәхет нурларында коенырбыз,
Бергә үтсәк гомер юлларын.

Мең кат кабатлыймын:
"Бәхетлемен булуыңа синең, сөйгәнем.
Еллар узып, чәчәк чал ятса да,
Яшьлектәге кебек сөярмен".

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (10 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »