Гомер мизгелләре

Зәңгәр һаваларда йөзгән
Ак болытларга кара.
Ак болытларга атланып
Балачак үтеп бара.

Гомернен һәр мизгелендә
Үткән юлыңа кара.
Безнең гомер минутларын
Сәгатьләр сугып бара.

Челтерәп аккан чакларда
Гөрләвекләргә кара.
Гөрләвекләргә ияреп
Яшьлегең китеп бара.

Су буеннан үткән чакта
Агымсуларга кара.
Агымсуларны туктатып
Гомерләр үтеп бара.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »