Яшьлегемнең сүнмәс ялкыны

Категория: көе һәм сүзләре

Үткәннәргә кайтам еллар аша,
Күңелемдә хисләр ташкыны.
Чәчләр чаларса да, йөрәгемдә
Яшьлегемнең сүнмәс ялкыны.

Күпме еллар инде үтелсә дә,
Һич сүрелми йөрәк ялкыны.
Кайттым гүя гүзәл яшьлегемә
Очар кошлар кебек талпынып.

Яшьлектәге тәүге саф хисләрне
Хәтеремдә кабат яңартам.
Матурлыкны тоя белгәнгәме,
Мин тормышны өзелеп яратам.

Күпме еллар инде үтелсә дә,
Һич сүрелми йөрәк ялкыны.
Кайттым гүя гүзәл яшьлегемә
Очар кошлар кебек талпынып.

Мәңге сүнмәс яшьлек хыяллары
Яшәр өчен бетмәс көч бирсен.
Парлы үтсен һәркем тормыш юлын,
Чәчләребез чәчкә үрелсен.

Күпме еллар инде үтелсә дә,
Һич сүрелми йөрәк ялкыны.
Кайттым гүя гүзәл яшьлегемә
Очар кошлар кебек талпынып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »