Сагыну (дүртенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Җәйнең баллы таңнарында
Сагынам ап-ак карны.
Утлы куздәй йөрәгемә
Шуннан зур дәва бармы?

Сагынам, сагынам ак карны,
Сагынам, сагынам син-ярны.

Давыл эзләп нигә киттем,
Күмелдең ак буранга.
Ни тылсым табып кайтыйм соң
Син калган ак урамга?

Сагынам, сагынам ак карны,
Сагынам, сагынам син-ярны.

Ромашкалар кочагында…
Сагынам ап-ак карны.
Юкларны эзләп адашма,
Югалтма икән барны.

Сагынам, сагынам ак карны,
Сагынам, сагынам син-ярны.

Голосов пока нет
« »