Авылдашлар

Тормыш юлы үргә күтәрелсә,
Горурлыктан күккә тия башлар.
Күңел тоя аны, зур уңышлар
Сездән килә безгә, авылдашлар.

Кичтек бергә авыр сугыш чорын,
Яшьле күзләр, җыерылган кашлар.
Җиңү безгә җиңел бирелмәде,
Чаларып кайтты япь-яшь башлар.

Әле дә була күңел сүнгән чаклар,
Моңсуланып кала карашлар.
Ярый әле сез бар бу дөньяда,
Таянырга сез бар, авылдашлар.

Эшләрегез гел уң булып торсын,
Телим сезгә якты язмышлар.
Сезнең бәхет безнең бәхет бит ул,
Бәхетле булыгыз, авылдашлар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (9 голосов)
« »