Туганнар (беренче вариант)

Юксынам да сезне, чыгам кырларга,
Кырларда тирбәлә язгы томаннар.
Томаннар да никтер моңлы сыманнар…
Зарыктым күрергә сезне, туганнар.

Ямьләнә-яшәрә үзәннәр, тугайлар,
Тарала җилләрдә язгы томаннар.
Бу моңнар китмиләр, күңелдә гел алар…
Зарыктым күрергә сезне, туганнар.

Юлларда йөрим мин, очрый юлдашлар,
Сагыштан юата белә торганнар.
Бу моңны аңлый тик читтә булганнар…
Зарыктым күрергә сезне, туганнар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (13 голосов)
« »