Ветераннар җыры

Кызыл ефәк кебек җилфердәп,
Комсомолда үтте яшьлегем.
Хәзер инде ветеран булсам да,
Йөрәк әле һаман яшь минем.

Ләкин һаман эштә, көрәштә,
Ашкынучы түзмәс җаннар без.
Көрәш кырын мәңгегә ташламас,
Тынгы белмәс ветераннар без.

Кичердек без авыр көрәшләр,
Дошманнардан сакладык илне.
Ил язмышы яшьләр кулында,
Ә без хәзер ветеран инде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »