Төнге сәяхәт

Категория: көе һәм сүзләре

Төн ябынгач йолдызлы юрганын,
Дәшә мине шигыр-төнгизәр.
Көмеш сулы яп-якты елгада
Бер кечкенә салда мин йөзәм.

Ике яктан кычкыралар миңа,
Яңгыратып ярлар арасын;
Сал чайкала, йөзә бата-калка,
Ләкин килми ярга борасым.

Җырларымнан үрелгән салымда
Дулкыннар да — уен-шаяру.
Җирдәгеләр тора аптырап —
Уемда юк җиргә таяну.

Ике яктан кычкыралар миңа,
Яңгыратып ярлар арасын;
Сал чайкала, йөзә бата-калка,
Ләкин килми ярга борасым.

Тик һәрвакыт таң атарга ашыга,
Гүя мине кояш сагына.
Көн, шатланып, суза кулларын
Минем нәни, кыю салыма.

Ике яктан кычкыралар миңа,
Яңгыратып ярлар арасын;
Сал чайкала, йөзә бата-калка,
Ләкин килми ярга борасым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (17 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »