Заһид җыры

Категория: көе сүзләре

Истә һаман авыл урамнары
Күз алдымда болын юллары.
Гармун тартып, зәңгәр кичләреңдә
Шунда үтте яшьлек елларым.

Шунда калды шаян чак җырларым,
Каеннарның тулып ялына.
Эзләп кайттым яшьлек эзләремне,
Тынгы тапмам микән җаныма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (4 голоса)
« »