Илдарым

Еллар үтә, еллар үтә,
Күңелкәем сине көтә.
Көтмә, күңел, көтмә, күңел,
Кавышулар мөмкин түгел.
Илдарым, Илдарым,
Булалмадың сөйгән ярым.

Гомер уза, гомер уза,
Сине уйлап йөрәк сыза.
Никтер һаман, никтер һаман
Юллар бергә килер сыман.
Илдарым, Илдарым,
Булалмадың сөйгән ярым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »