Кайларда сез?

Исәннәрдер әле дия күңел,
Сагынулардан йөрәк уела.
Кайчан да бер миңа, кайчан да бер
Кайтып килерсез күк тоела.

Күңел көтә газиз балаларын,
Кайтырсыз дип бәлки берегез.
Күңел көтә һаман, зарыгып көтә,
Кайларда сез, хәбәр бирегез.

Хәбәрсезләр дигән сүзгә никтер
Ышанасым килми һаман да.
Чит җирләрдә миңа тик адашып,
Йөрисездер кебек янымда.

Күңел көтә газиз балаларын,
Кайтырсыз дип бәлки берегез.
Күңел көтә һаман, зарыгып көтә,
Кайларда сез, хәбәр бирегез.

Мәйданнарга чыгып басып торам,
Карашымны төбәп һәйкәлгә.
Бер килмәсә, әле килер кебек
Сәлам хатларыгыз әнкәйгә.

Күңел көтә газиз балаларын,
Кайтырсыз дип бәлки берегез.
Күңел көтә һаман, зарыгып көтә,
Кайларда сез, хәбәр бирегез.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »