Безгәме соң?

Категория: көе сүзләре

Ни хакында синең шундый уйлар,
Ник үткәнне искә төшерү.
Миңамы соң, миңа гафу сорау,
Сиңамы соң миннән соң гафу сорау,
Миңамы соң сине кичерү.

Ул көннән соң үткән күпме еллар,
Чигәләргә салган көмешен.
Сиңамы соң миннән гафу көтү,
Миңамы соң сине гафу итү,
Безгәме соң кабат килешү.

Нигә кирәк хәзер мондый уйлар,
Нигә кирәк җанны актару.
Кайтамы соң кире аккан сулар,
Безгәме соң кабат кавышулар,
Безгәме соң язны кайтару.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »