Салкын чишмә (икенче вариант)

Cалкын чишмәләргә кайтам әле —
Салкын чишмә мине сагынган
Йөрәгеңдә миңа ут янмасын —
Мәхәббәтем анда кабынган.

Сызылып кына таңнар аткан чакта
Аккош канат пары ак була.
Салкын чишмә суын бер эчсәм дә
Талган йөрәгемә ял була.

Аерылганда сиңа болгар идем —
Кулъяулыгым очты җирләргә.
Салкын чишмәләрдә калдың, иркәм
Сер сөйләрмен инде кемнәргә?

Салкын чишмә буе миләш-миләш
Тәлгәшләре яна ут булып
Өзелер дә инде йөрәккәем
Еллар буе сине юксынып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.3 (4 голоса)
Бу җыр , , репертуарында бар « »