Мәңгелек дан сиңа, батыр солдат

Категория: көе һәм сүзләре

Һәр яз саен өзелеп көттем сине,
Күзем алмый киткән эзеңнән.
Күңелемдә сүнмәс өмет иде
Көт, кайтырмын, дигән сүзеңнән.

Кабат очрашуны уйлый-уйлый,
Еллар арты еллар үттеләр.
Яшь чагында безне кавыштырган
Каеннар да сагынып көттеләр.

Кайтмадың син, яуда ятып калдың,
Саклаганда газиз Ватанны.
Курку белмәс ярсу йөрәгеңнән
Туган җиргә кайнар кан тамды.

Мәңгелек дан сиңа, батыр солдат,
Якты исемең халкың күңелендә.
Һәрчак шулай балкып янар кояш
Туган илнең тыныч күгендә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »