Җиңү таңы (беренче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Кайгы-хәсрәт тулы яу ачысы
Телә һаман күпме бәгырьне.
Дүрт ел буе көткән Җиңү таңы
Һәркем өчен изге, кадерле.

Тәүге Җиңү көне әле дә истә,
Шатландырды бит ул барысын.
Һәрбер йөрәк кабатлады гүя —
Мондый сугыш башка булмасын.

Һәр ел саен туар Җиңү таңы,
Киләчәккә өмет уятып.
Туган илебезнең зәңгәр күге
Тыныч булсын гына һәрвакыт.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »