Бәхет өчен минем хакым бар

Категория: көе һәм сүзләре

Бәхет өчен минем хакым бар,
Чал тарихлы газиз халкым бар.
Тик халкым дип ярсып тибүче
Йөрәгемдә сүнмәс ялкын бар.

Табынымда хәләл ашым бар,
Уйланырга аек башым бар.
Тынгы белмәс йөрәгем түрендә
Иярләнгән җитез атым бар.

Күкрәгемдә керсез җаным бар,
Йөрәгемдә бетмәс назым бар.
Саф мәхәббәт белән сугарылган
Мәңге сүнмәс яшьлек язым бар.

Иксез-чиксез иген кырым бар,
Халкыма хас үзгә моңым бар,
Боек күңелләрне юатырлык
Саф йөрәктән чыккан җырым бар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.7 (3 голоса)
« »