Чулпан (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Әйт, Чулпан, һич яшермә миннән
Аймы нурын бирде йөзеңә?
Язгы таң иркә елмаюын
Бүләк иттеме әллә үзеңә?

Бөдрә генә талның нечкәлеген беләм,
Синең билең аннан нечкәрәк.
Диңгез камышындай керфекләрең
Мине әсир итеп иркәләй.

Сайраган кошлар тынып кала,
Оттыңмы әллә былбыл тавышын?
Шул моң һаман да хәтерләтә
Чишмәләрнең серле агышын.

Әтче, әле, иркәм, һич яшермә миннән,
Тудыңмы әллә Чулпан калкканда.
Таң йолдызы булып, күз алларымда
Балкыйсың син кайда барсам да…

1938

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »