Үткәннәргә үкенмик

Яшьлек гомер мизгеленең
Язгы ташкыны.
Аккан судай гомер үтә,
Кала юшкыны.
Тормышның һәр мизгеленең
Тәмен белешик.
Авырлыкларны җиңик без,
Уйнап көлешик.

Үткәннәргә үкенмичә,
Киләчәкне уйлык без.
Шатлык, бәхет белән генә,
Гомер юлын узыйк без.

Яшьлек гомер иртәсенең
Язгы кояшы.
Яшьлек гомер үрләренә
Илтер юл башы.
Безнең гомерләр тоташкан,
Бәйрәм түгелдер.
Бәйрәм ясап, нур балкытсын,
Безнең гомерләр.

Үткәннәргә үкенмичә,
Киләчәкне уйлык без.
Шатлык, бәхет белән генә,
Гомер юлын узыйк без.

Үкенсәктә, үтенсәктә,
Кайтмас үткәннәр.
Исәннәргә гомер теләп,
Кайтмас киткәннәр.
Саулык, бәхет, шатлык белән
Гөрләп яшик без.
Җыр-моң белән, тирә якка,
Шатлык чәчик без.

Үткәннәргә үкенмичә,
Киләчәкне уйлык без.
Шатлык, бәхет белән генә,
Гомер юлын узыйк без.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.3 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »