Туган көнең белән (беренче вариант)

Нигә икән назланышып,
Елмая һәр бер гөлем.
Гөлләр нигә елмаймасын,
Синең туган көн бүген,
Синең туган көн бүген.

Ходай саулык бирсен сиңа,
Җаныңда кояш булсын.
Барлык гомерен буена,
Бәхетең юллдаш булсын.

Нигә икән барча кошлар,
Әй җырлый шатлык көен.
Кошлар нигә шатланмасын,
Синең туган көн бүген,
Синең туган көн бүген.

Ходай саулык бирсен сиңа,
Җаныңда кояш булсын.
Барлык гомерен буена,
Бәхетең юллдаш булсын.

Нигә икән шул тиклем дә,
Нурлана күңел күгең.
Күңел нигә нурланмасын,
Синең туган көн бүген,
Синең туган көн бүген.

Ходай саулык бирсен сиңа,
Җаныңда кояш булсын.
Барлык гомерен буена,
Бәхетең юллдаш булсын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (4 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »