Ак болытлар (өченче вариант)

Ак болытлар агыласыз,
Кай тарафка юл алып,
Кайда болай ашыгасыз,
Һавадан юллар табып.
Кайда алып бара сезне,
Озын һава юллары,
Каршылыймы иртән сезне,
Алсу кояш нурлары.

Ак болытлар, ак болытлар,
Кайда болай ашыгасыз,
Ак болытлар, болытлар?
Ак болытлар, ак болытлар,
Нигә болай ашыгасыз,
Ак болытлар, болытлар?

Җитез җилләр ашыктыра,
Сезне назлап юлларга,
Белми җилләр ургылып ташкан,
Көчен кайда куярга.
Ак болытлар агыласыгыз,
Кай тарафка юл алып,
Бармы сезнең йорт курагыз,
Ял итәргә тукталып.

Ак болытлар, ак болытлар,
Нигә болай ашыгасыз,
Ак болытлар, болытлар?
Ак болытлар, ак болытлар,
Кайда болай ашыгасыз,
Ак болытлар, болытлар?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.2 (6 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »