Яратам (дүртенче вариант)

Алтын көзләр җиткән, сулган инде,
Ямьле җәйнең гөлләр болыны.
Зәңгәр төндә кабынып йолдыз күктә
Җавап көтә, белеп уемны.

Тарал син уйларым еракка,
Җыр булып яңгыра колакта.
Яратам, яратам, яратам —
Әйтерсең, мин җылы кочакта.

Хыялымда урап көндә кайтам
Яланаяк туган ягымны.
Көтәм синнән сәлам хатларыңны.
Сагынам, сагынам, сагынам…

Тарал син уйларым еракка,
Җыр булып яңгыра колакта.
Яратам, яратам, яратам —
Әйтерсең, мин җылы кочакта.

Көт син мине, көт син җәйгә кадәр.
Яланаяк йөгереп кайтырмын,
Күзләреңә тутырып карап синең,
Кочагыма кысып алырмын.

Тарал син уйларым еракка,
Җыр булып яңгыра колакта.
Яратам, яратам, яратам —
Әйтерсең, мин җылы кочакта.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.3 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »