Саубулыгыз ак каеннар

Категория: көе сүзләре

Әйләндем дә кул селтәдем
Озаткан каеннарга,
Кайчан әле кире кайтам
Туганнар авылыма.

Саубулыгыз, ак каеннар,
Әти, әни, туганнар.
Алда көтсен очрашулар,
Бергә җырлаган җырлар.

Китмәс идем сезнең яннан,
Әти, әни, туганнар.
Язмышыма, юлларыма
Алдан язып куйганнар.

Саубулыгыз, ак каеннар,
Әти, әни, туганнар.
Алда көтсен очрашулар,
Бергә җырлаган җырлар.

Еллар бик тиз үтә диләр,
Ышаналмыйм мин ана.
Үтә инде шулай еллар
Сезнең белән булганга.

Саубулыгыз, ак каеннар,
Әти, әни, туганнар.
Алда көтсен очрашулар,
Бергә җырлаган җырлар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (9 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »