Әтинең учлары, әнинең кочагы

Категория: көе һәм сүзләре

Борын-борын заманда,
Әнием яшь булганда,
Әтиемнен күзе төшеп,
Икәү тормыш корганда,
Әти батыр булган ди,
Әни матур булган ди,
Мин тугачтын өй әчләре
Шатлык белән тулган ди.

Әле дә матурлар,
Әле дә матур пар,
Әкияттәй илемдә
Әти бар, әни бар.
Иркәли туган йорт
Җылысы, учагы,
Әтинең учлары,
Әнинең кочагы.

Мин бәләкәй чагында,
Назланып торганымда,
Тошми торам идем, диләр,
Әнинең кочагында.
Бик бәләкәй чагында,
Биеп тора идем, диләр,
Идән такталарда түгел,
Әтинең учларында.

Әле дә матурлар,
Әле дә матур пар,
Әкияттәй илемдә
Әти бар, әни бар.
Иркәли туган йорт
Җылысы, учагы,
Әтинең учлары,
Әнинең кочагы.

Әкияттэй бала чагымда
Бер хәсрәтсез ускәнем,
Әтиемнең учлары,
Кулларының көчләре.
Бик арыган чагымда
Әнием кочагына
Башларымны салыр очен
Кайтам туган ягыма.

Әле дә матурлар,
Әле дә матур пар,
Әкияттәй илемдә
Әти бар, әни бар.
Иркәли туган йорт
Җылысы, учагы,
Әтинең учлары,
Әнинең кочагы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (9 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »