Утыраек әле чак кына

Категория: көе сүзләре

Сез дә минем кебек үзгәргәнсез,
Сез дә минем кебек арыгансыз.
Сез дә минем кебек кош сайравын,
Тыңлый-тыңлый телсез калгансыз.

Агыйделнең төнге сандугачы
Сайрашырга безне чакыра.
Китмик әле дуслар,
китмик әле, китмик,
Утыраек әле чак кына.

Сез дә минем кебек суга карап,
"Акрын гынаек" дип куясыз.
Сез дә минем кебек гомерләрнең,
Агып китүләрен тоясыз.

Агыйделнең төнге сандугачы,
Сайрашырга безне чакыра.
Китмик әле дуслар,
китмик әле, китмик,
Утыраек әле чак кына.

Сез дә минем кебек уйга талган,
Сез дә минем кебек дәшмисез.
Сандугачның үзәкләрен өзеп
Әкрен генә җырлый башлыйсыз.

Бу гомернең кыскалыгын тоеп,
Утыраек әле чак кына.
Китмик әле дуслар,
Бу дөньядан китмик,
Безнең әле яшәр чак кына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (8 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »