Көтмәгәндә кил син

Көтмәгәндә кил син яннарыма,
Уйлый күрмә,бу, дип, аңламый.
Кил син миңа йолдыз атылгандай,
Күңелемә кер син соңламый.

Икәү генә белгән серләр белән
Без сүтәрбез тормыш йомгагын.
Алыштырмам сине беркемгә дә,
Гомерем буе назлап туймамын.

Ризамын мин, риза барысына,
Син югыңда йөрәк сызлансын.
Түзәрмен мин әрнү-газапларга,
Сөю гөлем генә сулмасын

Икәү генә белгән серләр белән
Без сүтәрбез тормыш йомгагын.
Алыштырмам сине беркемгә дә,
Гомерем буе назлап туймамын.

Көтмәгәндә кил син,көтмәгәндә,
Мин барыбер каршы алырмын.
Каршы алырмын да, гомерлеккә
Тик синеке булып калырмын.

Икәү генә белгән серләр белән
Без сүтәрбез тормыш йомгагын.
Алыштырмам сине беркемгә дә,
Гомерем буе назлап туймамын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (2 голоса)
« »