Котлы булсын йортың

Категория: көе һәм сүзләре

Яңа йортта яңа тормыш кайный,
Дулкынланып үтәм тупсадан.
Бүген мында зур табын корылган,
Туганнарым бергә җыелган.

Хәтер җибен сүтәм,
Иске өйгә үтәм,
Балачагым көтә күптәннән.
Бишектән алганнар,
Тәпи бастырганнар,
Миңа карап хәйран калганнар.

Яңа йортта яңа тормыш кайный,
Бакчалары тулы алмагач.
Һәр яз саен карлыгачлар кайта,
Яңа йортта бала чыгара.

Хәтер җибен сүтәм,
Еллар аша үтәм,
Яшьлек ярым көтә, күптәннән.
Алда да гармуныңны,
Моңга күм урамны,
Яше-карты әйдә уянсын.

Яңа йортта яңа тормыш кайный,
Өр яңадан тарих башлана.
Иске оем искә хәбәр сөйли,
Онытмагыз мине дип, борчыла.

Бәхетле бул әнем,
Котлы булсын йортың,
Имин генә барсын тормышың.
Ана назын сакла,
Ата хакын якла,
Васыяткә тогры калаек.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.9 (7 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »