Акчарлаклар туйлары

Категория: көе һәм сүзләре

Очрашу,хушлашу-безнең гомерләр,
Ашыгып,ашкынып үтә мизгелләр.
Акчарлаклар диңгезләрдә гомер урыыйлар,
Дулкыннарда бәхет юрыйлар.

Акчарлаклар туйлары,
Дулкынлата уйларны,
Күңелләргә тула моңнары.
Уралып моң җилләргә,
Тарала бар җирләргә,
Акчарлаклар туйлары.

Өзелеп-өзелеп сөя йөрәкләр,
Вакыт әйләнмәсе,үтә мизгелләр.
Акчарлаклар диңгезләргә сөйли язмышын,
Моңга тула йөрәк тавышы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (3 голоса)
« »