Татар гармуны (беренче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Йөрәкләрдән-йөрәкләргә
Син бит күпер салучы.
Җәйге кичтә урамнарда,
Өздерә бер гармунчы.

Уйный татар гармуны,
Җырлый татар гармуны.
Гармунчының йөрәгеннән,
Агыла халкым моңы.

Әй гармунчы ни уйлыйсың,
Баса-баса телләрен.
Сөйгәне генә беләдер,
Гармунчының серләрен.

Гашыйкларның серле моңы,
Күңелләрне юата.
Гармун моңына үрелеп,
Сихри ал таңнар ата.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »