Мин баш иям сезнең алларда

Категория: көе һәм сүзләре

Барам әле барам тыныч кына,
Тайпылмыйча тормыш юлыннан.
Мин баш иям олы-кечегезгә,
Эшлим,ниләр килсә кулымнан.

Ходай кушкач шулай атларга,
Мин баш иеп килдем тауларга.
Таулар күтәрсә дә югарыга,
Мин баш иям сезнең алларда.

Барам әле барам тыныч кына,
Җырлыйм күңелләрем тулганда.
Мин баш имим кайгы килгән чакта,
Баш күтәрмим шатлык булганда.

Барам әле барам һич югалмам,
Үз сукмагым минем, үз юлым.
Күңелемнән телим бу тормышта,
Һәркем тапсын диеп үз юлын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »