Әткәй (беренче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Нишләр идем әгәр син булмасаң,
Тормышымда әткәй кадерлем.
Балачактан качып ялгызлыктан,
Эзләреңә басып йөгерәм.

Уйна әле,әткәй гармуныңны,
Ләззәт тулы халкым моңында.
Назсыз,моңсыз ятим бала кебек,
Ялгыз итмә тормыш юлында.

Мөлдерәмә гомер чиләгеннән,
Тамчы-тамчы еллар түгелде.
Күпме табыш-югалтулар бергә,
Яшәү юлы булып үрелде.

Гомерем буе тыңлар идем әткәй,
Яшәү дәрте биргән җырларың.
Синең янда гына җаным тыныч,
Онытыла сагыш-зарларым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »