Бу гомер

Категория: көе һәм сүзләре

Узып кына барган бу гомернең
Кире кайтмаслыгын мин беләм.

Ә шулай да артык пошынмыйм,
Үз юлымнан һаман мин киләм.

Әлми чактан алып хәзергәчә
Фәрештәләр безне җитәкли.

Имин-аман торса бу дөнъялар,
Миңа артык бер ни кирәкми.

Бу дөнъяның тәмен күп татыдым,
Күп түләдем хакын жәлләми.

Җырларымны сезгә җырлап торсам,
Миңа артык бер ни кирәкми.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар « »