Мәхәббәт, нишләттең син мине?..

Мәхәббәт, нишләттең син мине?..
Хисләрне яңарттың, йолдызга караттың,
Күңелне бай иттең, телемне бал иттең, зиһенне чуалттың.
Нишләттең? Нишләттең?

Биеттең, елаттың, өемне гөл иттең,
Кем идем, кем иттең, көнемне төн иттең,
Төнемне көн иттең, яндырдың көл иттең…
Нишләттең мине, мәхәббәт?!
Нишләттең мине, мәхәббәт?!

Мәхәббәт, нишләттең син мине?..
Тилерттең, шаштырдың, күкләргә аштырдың,
Сагыштан уяттың, аз гына оялттың,
Кабыздың, сүндердең, тыңлаттың, күмдердең.

Биеттең, елаттың, өемне гөл иттең,
Кем идем, кем иттең, көнемне төн иттең,
Төнемне көн иттең, яндырдың көл иттең…
Нишләттең мине, мәхәббәт?!
Нишләттең мине, мәхәббәт?!

Мәхәббәт, нишләттең син мине?..
Чәчәкләр өздердең, сагынгач түздердең,
Ялгызым калдырдың, татлы яшь тамдырдың,
Күңелне нечкәрттең…
Нишләттең? Нишләттең?

Биеттең, елаттың, өемне гөл иттең,
Кем идем, кем иттең, көнемне төн иттең,
Төнемне көн иттең, яндырдың көл иттең…
Нишләттең мине, мәхәббәт?!
Нишләттең мине, мәхәббәт?!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »