Яшьлек белән хушлашу (Мәхәббәтем кала, Яшьлегем сагышы)

Мәхәббәтем кала,
Ерагая ара,
Йөрәккәем һаман янармы?
Яшьлек үтеп бара,
Күңелләрдә яра —
Гомерлеккә шулай калырмы?

Өмет сүнми һаман —
Әле көтеп алам
Сандугачлар кайтыр чакларны.
Тик моңнары башка,
Мине сагыш баса…
Йөрәк ничек сөйсен ятларны?

Ерагая ара,
Яшьлек үтеп бара
Хыялларны язмыш үзгәртте.
Үтәлмичә калган,
Вәгъдәләре — ялган,
Шул әрнетеп өзә үзәкне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
« »