Борай авылы көе (икенче вариант)

Бара торгач бер утырдым
Биек тау билләренә.
Без түгел, кошлар талпына
Кайтырга илләренә.

Урал тавы кайда икән
Урал тавы күренми.
Яшьлектәге саф мәхәббәт
Нишләсәң дә сүрелми.

Су буенда ике тирәк
Бирсен кисәргә кирәк.
Берсен киссәң ялгыз калам
Ялгыз нишләргә кирәк.

Сәхрәләргә чыксаң дустым
Ал чәчәкләргә кара.
Шул ал чәчәк мин булырмын
Алда түшеңә каза.

Карагайлы* карурманны
Үтәр көннәр булырмы.
Каршы килеп, күл бирешеп
Күршер көннәр булырмы.

/* — Карагай (башкорт теленнән) — нарат/

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4.7 (3 голоса)
« »