Туктады моң

Туктады моң, телләремнән ычкыналмый калды сүзем,
Туктады моң, өлгермәдем, киттем читкә,
Мин янәсе сабыр, түзем, мин янәсе сабыр, түзем.

Көтмәдемме кулларыңа, кулларымның кагыларын,
Нигә кинәт югалдың соң, нигә кинәт югалдың соң?
Көттем моңның агыларын, көттем моңның агыларын.

Туктады моң, йөрәгемме капыл шулай туктап калды,
Туктады моң, ничә еллар көтмәдемме,
Бүгенгедәй якты таңны, бүгенгедәй якты таңны.

Көтмәдемме кулларыңа, кулларымның кагыларын,
Нигә кинәт югалдың соң, нигә кинәт югалдың соң?
Көттем моңның агыларын, көттем моңның агыларын.

Туктады моң, инде яме сүзләремне әйтә алмам,
Туктады моң, тик гомергә әрнеп сызлап,
Йөрәгеңдә синең яраң, йөрәгеңдә синең яраң.

Көтмәдемме кулларыңа, кулларымның кагыларын,
Нигә кинәт югалдың соң, нигә кинәт югалдың соң?
Көттем моңның агыларын, көттем моңның агыларын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (4 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар « »