Сирень сәйләне көела,
Күк йөзенең яшедәй.
Йолдыз-йолдыз күгең елар
Күзләреңне яшермә.
Серләремне сөйләр идем,
Күк сирень — күкләр төсе.
Күккә карыймын, сиңа карыймын,
Күзләрең шундый хисле.
Күзләреңдә — күп сиреннәр,
Күзләреңдә — күк төсе.
Сирень төсе, сирень исе,
Язлардай яшьлек хисе.
Серләремне сөйләр идем,
Күк сирень — күкләр төсе.
Күккә карыймын, сиңа карыймын,
Күзләрең шундый хисле.
Бик сагынсаң күзләреңне,
Зәңгәр күккә карармын.
Күк сиреньдәй кемдә генә
Карашыңны табармын.
Серләремне сөйләр идем,
Күк сирень — күкләр төсе.
Күккә карыймын, сиңа карыймын,
Күзләрең шундый хисле.