Торналар киткән чакта

Категория: көе сүзләре

Безне ташлап еракка,
Торналар киткән чакта.
Саубуллашу тавышлары,
Әллә ниләр уйлата.

Торналар киткән чакта,
Әллә ниләр уйлата, уйлата.
Торналар киткән чакта,
Әллә ниләр уйлата, уйлата.

Торналар киткән чакта,
Җиргә сары моң ята.
Бездән башка алар ничек,
Яшәр икән чит якта.

Торналар киткән чакта,
Җиргә сары моң ята, моң ята.
Торналар киткән чакта,
Әллә ниләр уйлата, уйлата.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (7 голосов)
Бу җыр , , , репертуарында бар « »