Сөйгәнемә сәлам әйтегез (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Ак каеннар арасыннан үтәм,
Карлы юллар аклык өләшә.
Ул чагында кала иде эзләр
Минем эзләр белән янәшә.

Бүген дә мин ак юл буйлап киләм,
Янәшәмдә минем юк бер эз.
Ак каеннар, ул чак икәү идек,
Бәхетемә шаһит идегез —
Сөйгәнемә сәлам әйтегез.

Моңсулыгым юксынудан гына,
Хәтерләтеп аны ява кар.
Гомерләрдә булса була икән
Шундый ап-ак, якты сагышлар.
Шундый ап-ак, якты сагышлар.

Бер үк бәхет гомерлеккә түгел,
Алмашына еллар, аралар.
Йолдызлар да көнен сүнәләр дә,
Төнен генә балкып яналар.

Миннән башка, башка белән үтсә,
Сүз әйтмәгез, гафу итегез.
Ак каеннар, мин бәхетле идем,
Бәхетемә шаһит идегез —
Сөйгәнемә сәлам әйтегез.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »