Ярый син бар янымда

Тормыш сукмаклары сикәлтәле,
Ярсый җилләр, була давыл да.
Сагышлардан җаным әрнегәндә
Ярый әле син бар янымда.

Синең белән шундый рәхәт миңа,
Сагышларым бик тиз тарала.
Елмаеуың, назлы җылы сүзең
Дава була йөрәк ярама.

Тормыш сукмаклары борма-борма,
Калган чаклар була буранда.
Икәү бергә үтсәң, юллар җиңел,
Ярый әле син бит янымда.

Синең белән шундый рәхәт миңа,
Сагышларым бик тиз тарала.
Елмаеуың, назлы җылы сүзең
Дава була йөрәк ярама.

Тормыш сукмаклары урау-урау,
Сүндермичә яшәү гамнәрен,
Өлешемә төшкән көмешем син,
Татып яшә сөю тәмнәрен.

Синең белән шундый рәхәт миңа,
Сагышларым бик тиз тарала.
Елмаеуың, назлы җылы сүзең
Дава була йөрәк ярама.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »