Юк, кирәкми, килмә

Әллә язмыш булган,
Әллә ялгыш булган,
Салкын кышны безнең очрашу.
Зинһар, үзең аңла,
«Дус-дошманнар» аша
Хәлемне, кирәкми, сорашу.

Юк, кирәкми, килмә,
Хисләремнән көлмә,
Күңелем синнән күптән өшегән.
Чынбарлыкны узып,
Гөлләмәләр сузып,
Җәфалама кереп төшемә!

Гөл-чәчәкләр сулар,
Хыялларың туңар,
Ишетәсеңме? Тышта җил уйный.
Уй хисләргә тулып,
Ялгыз бер җан булып.
Юк җил түгел, күңелем елый!

Юк, кирәкми, килмә,
Хисләремнән көлмә,
Күңелем синнән күптән өшегән.
Чынбарлыкны узып,
Гөлләмәләр сузып,
Җәфалама кереп төшемә!

Җир тупсасын атлап,
Пакъ ефәккә каплап,
Тагын ханлык итә ап-ак кыш.
Мәхәббәтне яклап,
Хисләремне саклап,
Йөрәгемнән тама моң, сагыш!

Юк, кирәкми, килмә,
Хисләремнән көлмә,
Күңелем синнән күптән өшегән.
Чынбарлыкны узып,
Гөлләмәләр сузып,
Җәфалама кереп төшемә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.2 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »